Әлмәттә республиканың Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча эксперт сессиясе уздырылды

2016 елның 15 апреле, җомга

2016 елның 15 апрелендә Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасының Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча эксперт сессиясе узды. 

Сессия барышында Татарстан Республикасының  Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча өстенлекләр күрсәтелде. Чара нәтиҗәләре буенча төп стратегик максат, һәм шулай ук муниципаль районнар үсешенең өстенлекле стратегик максатлары системасы билгеләнде.

Моннан тыш, эксперт сессиясе эше нәтиҗәләре буенча уздырылган пленар утырышка Нурлат, Сарман, Азнакай, Чирмешән, Ютазы, Аксубай, Баулы, Яңа Чишмә муниципаль районнары вәкилләре чакырылды. Бу районнарда эшләнелә торган стратегияләргә муниципальара килештерү таләп ителгәнлеге белән бәйләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International