2016 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасына рәсми визит белән Кустанай өлкәсе акимы Архимед Мухамбетов җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы делегациясе килде. Рәсми сәфәр кысаларында кунаклар Татарстанда урнашкан кайбер инновацияле объектларда булдылар, шул исәптән «Химград» Технополисында да.
«Химград» территориясендә төзелә торган Татарстан Республикасы Биотехнологияләр төбәк инжиниринг үзәге лабораториясендә Казахстан Республикасы делегациясе вәкилләре булачак үзәкнең җитештерү линияләре мөмкинлекләре турында белделәр. РИҮ лабораториясе фәнни хезмәткәрләре кунакларга уйлап табылган биопрепаратлар һәм эзләнү-тикшеренү стадиясендә булган проектлар турында сөйләделәр. Архимед Мухамбетов РИҮ эшкәртмәләренең үсемлекчелектә кулланылу мөмкинлекләре белән кызыксынды: әйтик, туфракның зарарлану дәрәҗәсен киметүгә һәм корткыч бөҗәкләр белән көрәшүгә сәләтле препаратлар хакында сорашты.