44-ФЗ номерлы Закон буенча сатып алу тыелган чит ил машина төзелеше товарлары исемлеген арттыру тәкъдим ителә

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Сәнәгать  һәм сәүдә министрлыгы  Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проектын әзерләде. Әлеге карар проекты буенча, «Дәүләт һәм  муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында»  2013 елның  5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон буенча сатып алу тыелган чит ил машина төзелеше товарлары исемлеген арттыру тәкъдим ителә.

Документ проекты норматив-хокукый актлар проектлары федераль порталында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International