«Эшкуарлык фабрикасы» Байлар Сабасында проект презентациясен үткәрде

2016 елның 15 апреле, җомга

«Эшкуарлык фабрикасы» авторлары 2016 елның 14 апрелендә Байлар Сабасында эш башлаучы эшкуарлар өчен курс проектын тәкъдир иттеләр. Презентациядән соң, районда яшәүчеләрне  16 апрель көнне старт алачак яңа курска җыю оештырылды.

Чарада Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Татарстан  Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге» җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре,  «Эшкуарлык фабрикасы» авторлары һәм остазлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International