Татарстан Республикасы «Милли технологик инициатива» төбәк конкурсында катнаша

2016 елның 15 апреле, җомга

Татарстан Республикасы  «Милли технологик инициатива» (МТИ) төбәк конкурсында катнаша. Әлеге чара  «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО тарафыннан оештырыла. 

Россия Федерациясе төбәкләрендә конкурсны үткәрүнең төп максаты -  югары технологияле,  көндәшлеккә сәләтле илебез компанияләре үсеше өчен шартлар формалаштыру. Конкурста катнашуга икътисадның югары технологияле тармакларын үстерүгә, технологик эшкуарлыкка һәм фәнни-техник иҗатка булышуга юнәлеш алган төбәкләр чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International