Россия Федерациясе Президентының «Шәһәр округлары һәм муниципаль районнар җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү турында» 2008 елның 28 апрелендәге 607нче Указын үтәү йөзеннән, 2016 елның 1 апреленнән «Идарә эшчәнлеген бәяләү» мәгълүмат-аналитика системасында муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларының 2015 елдагы эшчәнлекләре нәтиҗәлелеген бәяләү өчен ирешелгән күрсәткечләр һәм 2016-2018 елларга планлаштырылган күрсәткечләр турында доклад әзерләү процессы башланды.
Әлеге докладлар 2016 елның 1 маена кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына юлланырга һәм муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтларында урнаштырылырга тиеш.