Бүген, 16 июнь көнне, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының рәсми делегациясе XX юбилей Петербург икътисадый форумында катнашачак (ПМЭФ-2016).
Татарстан Республикасында Фәнни-техник сферада предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды вәкиле билгеләнде.
2015 елда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендәге 1738-р номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасында Көндәшлелекне үстерү стандартын кертү кысаларында Татарстан Республикасының товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр базарына мониторинг үткәрелде. Сезнең игътибарга Татарстан Республикасы медицина хезмәтләре базарында көндәшлекле мохит торышына карата уздырылган мониторинг нәтиҗәләрен тәкъдим итәбез.
2016 елның 23 июнендә «Башкарма хакимият һәм хокук саклау структураларына мәгълүмати-аналитик һәм хокукый ярдәм күрсәтү үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасы тарафыннан «Тикшеренүләр һәм эшкәртмәләр секторына бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итүнең гамәли механизмнары» темасына конференция үткәрелә. Конференция түбәндәге адрес буенча урнашкан Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында оештырыла: Мәскәү ш., Миус мәйданы, 7.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 9 июнендәге 516нчы карары белән гражданнар (физик затлар) һәм оешмаларның дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, федераль законнарга ярашлы рәвештә аерым гавами вәкаләтләрне башкаручы оешмалар белән электрон формада эш итү кагыйдәләре расланды.
2016 елның 21-22 июне көннәрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында һәм МИРБИС Мәскәү халыкара бизнес югары мәктәбендә «Социаль маркетинг һәм коммуникацияләр» III Халыкара конференциясе узачак.
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге «Экспортка кертү. Экспорт проектының тормыш циклы. Экспорт юнәлешле предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү» курсы буенча тыңлаучыларны кабул итә.
2016 елның 29 гыйнварындагы 23нче боерык белән Татарстан Республикасы икътисад министры тарафыннан финанс оешмалары каршында бурычлары булган, һәм шулай ук тискәре кредит тарихына ия кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ихтимал булган ярдәм чараларын карау буенча эшче төркем төзелде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2017-2019 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразларын формалаштыру кысаларында муниципалитетлар, республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Татарстанстат, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе вәкилләре катнашлыгында Ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышларын уздыруга кереште.
2016 елның 10 июнендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашлыгында «Чимал булмаган экспортка ярдәм чаралары турында» темасына узган киңәшмә кысаларында «Россия экспорт үзәге» АҖ һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында экспорт эшчәнлеген үстерү сораулары буенча хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документ «Россия экспорт үзәге» АҖ һәм Татарстан Республикасы арасында үзара эш итүнең төп юнәлешләрен регламентлый.