Пенсия фонды ана капиталы акчаларыннан 25 000 сумны түләячәк

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

2016 елның 23 июнендәге 181-ФЗ номерлы Федераль закон 2016 елның  23 июнендә үз көченә керде. Әлеге законны кабул итү гаиләләргә ана капиталы акчаларыннан 25 000 сум күләмендәге  түләүне алырга  мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта Россия территориясендә яшәүче сертификат ияләре аталган сумманы сертификат алу хокукы биргән баланың яшенә бәйсез рәвештә ала алачаклар, әгәр капиталның барлык суммасы тотылмаган һәм сертификат 2016 елның 30 сентябренә кадәр алынган булса.

Гаризаны турындан-туры  Россия Пенсия фондына 2016 елның 30 ноябренә кадәр тапшырырга кирәк. Закон нормасының көче 2016 елның 31 декабренә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International