СИА «Яшь профессионаллар» юнәлеше буенча җәмәгать вәкилләре позициясенә ачык сайлаулар игълан итә

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) 21 төбәктә «Яшь профессионаллар» юнәлеше буенча җәмәгать вәкилләре позициясенә ачык сайлаулар игълан итә.

Без  амбицияләргә ия, актив, белем бирү һәм фәнни-техник өлкәләрдә  төбәктә билгеле, мәгарифтә һәм төбәк икътисадын  кадрлар белән тәэмин итүдә күзәтелгән агымдагы вазгыятьне яхшы белгән һәм территориядә кеше капиталын саклауга һәм аны арттыруга үзенең өлешен кертергә әзер лидерларны һәм экспертларны эзлибез.

Сайлап алуда катнашырга теләүчеләргә   Leader ID системасы аша  гариза тапшырырга һәм сәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итү стандартын кертүне оештыруга багышланган кейсны чишәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International