Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 елның 14 декабрендәге 1007нче боерыгы белән расланган «Урман-парк зоналарында функциональ зоналарны, урман-парк зоналарының мәйданын һәм чикләрен, яшел зоналарны билгеләү турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен әлеге норматив-хокукый акт белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга чакырабыз.