2016 елның 30 июнендә Иннополис Университетында Россия Федерациясе һәм Нидерландлар Корольлеге арасында икътисадый хезмәттәшлек буенча катнаш комиссиянең Инновацияләр буенча эшче төркеме утырышы узды.
Эшче очрашу кысаларында яклар Голландия партнерларын Иннополис һәм ИнноКам проектларын гамәлгә ашыруга һәм үстерүгә җәлеп итү потенциалын, инновацион эшкуарлыкны, биотехнологияләрне һәм мәгълүмати технологияләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлекне тикшерделәр, һәм шулай ук партнер илләрдә инновацияләрне үстерү өлкәсендә алга таба үзара эш итү өчен өстенлекле юнәлешләрне һәм проектларны карадылар.
Утырыш кысаларында шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 17 июнендәге 1257-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган ИнноКам территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәген төзү һәм үстерү концепциясен тәкъдир итү оештырылды.