ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2016 ел
җомга

17 июнендә  Петербург халыкара икътисадый форумында (ПМЭФ-2016) Россия төбәкләрендә Инвестицияле климат торышының милли рейтингының егерме лидерын игълан иттеләр. Беренчелекне, 2015 едагы кебек үк, Татарстан Республикасы алды.

 

2016 елның 5 июлендә «Царицыно» Дәүләт музей-тыюлыгының Зур сараенда (Мәскәү ш., Дольская ур., 1) «Көчле Россия – 2016»  эшлекле даирәләр саммиты үткәрелә.

 

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Стратегик үсеш һәм инновцияләр департаменты директоры Артем Шадрин кластер җитәкчеләрен  тиз арада 2.0 моделенә күчү программасын эшли башларга чакырды.

 

«Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе хезмәттәшлекне үстерү һәм элемтәләр булдыру максатларында 15-17 июнь көннәрендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр өчен Ульяновск өлкәсенә бизнес-миссия оештырды.

 


16
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Россия Федерациясе Су кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты (алга таба – проект) буенча  гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.

 

КУЭны үстерү стратегиясендә кадрлар потенциалы үсешенә зур игътибар күрсәтелә. Бу турыда «Кече һәм урта бизнес өчен белем бирү проектлары» панель дискуссиясендә Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм көндәшлелекне үстерү департаменты директоры Максим Пашин хәбәр итте.

 

2030 елга кадәр КУЭ үстерү стратегиясе, гомуми стратегик эш юнәлешләре белән беррәттән, шактый конкрет ориентирлар бирә һәм ирешелергә тиешле  төгәл максатлар куя.

 

РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы «Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турында» Федераль законның 8нче маддәсенә үзәрешләр кертү хакында» ФЗ проектын  беренче укылышта кабул итте, үзгәрешләр газ бүлү челтәрләренә капиталь төзелеш объектларын кушу өчен Хөкүмәткә вәкаләтләр бирү өлешенә карый.
 

«Россия Федерациясенең нотариат турындагы төп законына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты Россия Федерациясе Дәүләт Думасына кертелде һәм 2016 елның 13 июнендә беренче укылышта кабул ителде.

 

Эшкуарларны «MOS 2016» 49нчы Халыкара халык куллану товарлары күргәзмәсенә чакырабыз. Күргәзмә Словниянең Целе шәһәрендә 2016 елның 13-18 сентябре көннәрендә узачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International