Нанотехнологияләр өлкәсендәге иң яхшы эшләнмәләр өчен яше 35тән артмаган яшь инноваторларга бирелә торган Наноиндустрия өлкәсендә Россия яшьләр премиясе гаризалар җыя башлау турында игълан итә. Быел премия алу шартлары һәм регламент үзгәреш кичерде, аерым алганда, призлар фонды арттырылды һәм өч җиңүче сайлап алыначак.
Яңа регламентка ярашлы рәвештә, 300 мең сум күләмендәге беренче премиягә икенче (200 мең сум) һәм өченче (100 мең сум) урыннар өчен премияләр өстәлә. Конкурста катнашуга еллык әйләнеше 1,5 млн сум күләмендә булган һәм җитештерүгә кертелгән яисә әле кертелмәгән, әмма 3 млн сумнан да кимрәк булмаган күләмдәге инвестицияләргә ия эшләнмәләр өчен әлеге конкурста катнашу рөхсәт ителә.