Составында Ильяс Галимов, Тимур Әгълиуллин, Руслан Галиуллин һәм Сергей Долгов булган Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы, узган елгы нәтиҗәне ике секундка яхшыртып, җиденче урынны яулады.
Министрлык командасын әлеге күркәм нәтиҗә белән котлыйбыз!
Ярышларда беренче урынны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы командасы алды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты команадасы икенче урынга чыкты, өченчедә – Татарстан Республикасы Югары суды командасы.
Спортның 5 төре буенча гомуми зачетта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы өченче урынны били.