Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча указга кул куйды

2016 елның 2 июле, шимбә

Совет Россиянең стратегик үсеше һәм өстенлекле проектларны гамәлгә ашыру белән бәйле сорауларны караганда хакимиятнең төрле дәрәҗәләренең үзара эш итүен көйләү өчен оештырылды.

Әлеге указ кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенә 2 ай вакыт эчендә түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

  1. РФ Президенты каршындагы стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет һәм аның президиумы вәкаләтләрен һәм бурычларын исәпкә алып, Росия Федерациясе Хөкүмәтендә проектлы эшчәнлекне оештыру турында нигезләмәне расларга;
  2. Әлеге указны гамәлгә ашыру өчен кирәкле норматив хокукый актларны бастырырга.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International