Татарстан Республикасында «Җитештерүгә караган кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү үзәге» төзелде. Үзәк Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы республика «Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» базасында оештырылды. Оешманың максаты – кече һәм урта бизнес секторында югары технологияле предприятиеләрне үстерү. Моның өчен субконтрактация механизмнары кулланылачак, һәм шулай ук иң эре Россия предприятиеләре, фәнни үзәкләре һәм технопарклары белән хезмәттәшлек җайга салыначак.