Яңа икътисадый чынбарлыкта кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү торган саен күбрәк роль уйный, - дип саный Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Максим Паршин.
Бу турыда ул Урта рус икътисадый форумы- 2016 кысаларында уздырылган “Киләчәк икътисадында кече һәм урта бизнес” түгәрәк өстәлендә белдерде. Стратегиянең өстенлеге арзан һәм озын акчаларны ала алуны формалаштыруда, дип билгеләп үтте Максим Паршин.
Документ кысаларында микрофинанслауны үстерү, КУЭга ярдәмнең Милли гарантия системасын формалаштыру, лизинг һәм факторингны үстерү буенча чаралар күз уңында тотыла.