РФ Икътисадый үсеш министрлыгы «Россия Федерациясе Граждан кодексының беренче өлешендәге 222нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектына карата ҖЙБ буенча тискәре бәяләмә бирде. Анда башкарма хакимиятнең вәкаләтле органына һава суднолары очышы куркынычсызлыгын бозучы һәм аэродром җиһазларына һәм гражданнар сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы корылмаларны юкка чыгару турында җирле үзидарә органнарына кисәтү боерыгы юллау хокукы бирү тәкъдим ителә.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы «Элемтә турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектына карата ҖЙБ буенча тискәре бәяләмә бирде.
РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев РФ Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «Махсус икътисадый зоналар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү тәртибе турында» 2016 елның 7 июлендәге 643нче карарны имзалады.
2016 елның 15 июлендә Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары – статс-секретарь Олег Фомичев рәислегендә төбәк министрлыклары, кластерларның махсуслаштырылган оешмалары һәм үсеш институтлары җитәкчеләре катнашлыгында киңәшмә үтте. Киңәшмә «Дөнья дәрәҗәсендәге инвестицияле җәлеп итүчәнлек лидерлары - инновацияле кластерлар үсеше» дип аталган яңа өстенлекле проектны гамәлгә ашыру буенча Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан уздырыла торган конкурста катнашу шартларын аңлату сорауларына багышланган иде.
2017 елның 1 гыйнварыннан «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны һәм юридик затларның аерым төрләренең ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу сораулары буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 3 июлендәге 321-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Элемтә министрлыгының «Франкироваль машиналарны куллану тәртибен раслау турында» (оешмалар тарафыннан күп сандагы корреспонденция юлланганда кулланыла, почта маркаларын алыштыра һәм почта ведомствосы белән исәп-хисапны җиңеләйтә торган франкотиплар һәм штемпельләр сугу аппараты) боерыгына карата ҖЙБ буенча тискәре бәяләмә бирде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында лизинг алучылары ЛИЗИНГ-ГРАНТ 2016» программасы кысаларында субсидияләр бирү буенча конкурс сайлап алуында катнашырга теләгән лизинг компанияләрен аккредитацияләү бара.
Пермь шәһәрендә 2016 елның 8 июлендә Идел буе федераль округында җайлау йогынтысын бәяләү институтын камилләштерү буенча Пермь крае, Татарстан Республикасы, Ульяновск һәм Түбән Новгород өлкәләре икътисадый үсеш министрлыклары арасында төбәкара проектлы офис төзү турында килешүне имзалау тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарларны Кытай Халык Республикасының Шеньчжень шәһәрендә 2016 елның 16-21 ноябре көннәрендә уздырылачак China Hi-Tech Fair 2016 Халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыра.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасыннан бердәм экспозиция тәкъдим ителәчәк.
2016 елның беренче яртыеллыгында кече һәм урта эшкуарлык эшчәнлеген дәүләт җайлавының сыйфатын күтәрүгә һәм дәүләт ярдәме системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән кайбер мөһим карарлар кабул ителде.
КУЭны үстерү өлкәсендә беренче мәртәбә озак вакытка исәпләнгән стратегик планлаштыру документы – 2030 елга кадәр Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү стратегиясе расланды.