Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге эшкуарларны 2016 елның 19-26 октябре көннәрендә Германиянең Дюссельдорф шәһәрендә узачак Халыкара полимер продукциясе К 2016 күргәзмәсендә катнашырга чакыра.
Полимер сәнәгате үсеше циклы 3 елны тәшкил итә. Дюссельдорфта нәкъ менә шундый ешлыкта тармакның иң эре һәм төп күргәзмәсе оештырыла да.
«Дистанцион сәүдә өчен чикләүләрне максималь дәрәҗәдә юкка чыгарырга кирәк», - дип белдерде РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Максим Паршин Электрон сәүдә юлы белән экспортка ярдәм итү буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышында.
2016 елның I яртыеллыгы өчен «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законны куллануны мониторинглау турындагы докладка караганда, югарыда аталган чорда 223-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы рәвештә игълан ителгән тәэминатчыны билгеләү процедурасының гомуми күләме, 2015 елның I яртыеллыгы белән чагыштырганда, 13% ка арткан һәм 8,7 трлн сумга җиткән.
ТР Иҗтимагый палатасы Апппарты тарафыннан агымдагы елның 21 июленә кадәр граждан җәмгыятьләре институтлары үсешенә керткән өлеш өчен Ттарстан Республикасы Президенты премиясенә дәгъва кылучыларның гаризаларын туплау башкарыла.
Идел буе федераль округының Пермь шәһәрендә җайлау йогынтысын бәяләү институтын камилләштерү буенча төбәкара проектлы офис төзү турында килешүне имзалау тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы лизинг алучылары ЛИЗИНГ-ГРАНТ 2016» программасы кысаларында субсидияләр бирү буенча конкурс сайлап алуында катнашырга теләгән лизинг компанияләрен аккредитацияләүне үткәрү турында игълан итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча субсидия формасындагы дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсын үткәрү турында игълан итә.
Хезмәттәшлекне үстерү һәм элемтәләр урнаштыру максатларында «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе 11 июльдән 14 июльгә кадәр Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр өчен Екатеринбург шәһәренә бизнес-миссия оештырды.
2016 елның 8 июлендә Россия экспорт үзәге офисында РЭҮ Белем бирү проектында катнашучы операторлар вәкилләре өчен икенче белем бирү сессиясе тәмамланды. Анда Россиянең 12 төбәгеннән катнаштылар.
Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге ел саен үткәрелә торган «Проектлы Олимп» дип аталган конкурс уздыра. Ул дәүләт секторында проектлы эшчәнлек белән профессиональ идарә итүгә багышланган.