Беренче «Export ME» конференциясе 2016 елның 8 сентябрендә Казанда «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумы кысаларында узачак. Конференцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге һәм «Россия экспорт үзәге» АҖ.
«Export ME» конференциясе эшкуарларны, федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнары, һәм шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләрен экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуалык субъектларына ярдәм һәм аларны үстерү чаралары буенча фикер алышырга җыя.
«Әйдәгез экспорт турында сөйләшик» панель сессиясе кысаларында конференциядә катнашучылар уникаль мөмкинлек - экспорт эшчәнлегенә ярдәм өчен җаваплы башкарма хакимиятнең федераль һәм республика органнары, дәүләт үсеш институтлары җитәкчеләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алалар.
Түбәндәге сайтта теркәлеп, үзегезнең әлеге конференциядә катнашуыгызны раславыгызны сорыйбыз: https://goo.gl/forms/QWPmPDlu0fBxAvKp2.