Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәмнең мәгълүмати порталы эшли башлауга бер ел тулды

2016 елның 5 августы, җомга

Бер ел элек, 2015 елның 17 июлендә, Иннополис шәһәрендә үткәрелгән «Татарстан — бизнес өчен таяныч» Бөтенроссия форумында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, ТР Дәүләт заказы агентлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка  smb.tattis.ru  – Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мәгълүмати порталын күрсәтте.

Бер ел эшләү чорында түбәндәгеләр эшләнде:

  • порталда  6,5 меңнән артык предприятие теркәлде;
  • уздырыла торган торгилар турында мәгълүмат алуга 40 000нән артык подписка оештырылды;
  • порталның дизайны үзгәртелде, функциональ өлеше камилләштерелде, кулланучылар өчен өстәмә мөмкинлекләр кертелде.

Куллануны яхшыртудан тыш, якын араларда  smb.tattis.ru  сайтыннан  файдалануның өстәмә мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәкләр:

  •  тәэминатчының төбәге күрсәтелмәгән хәбәрләрне фильтрлау;
  • хәбәр бәяләре диапазонын фильтрлау;
  • бердәнбер тәэминатчы хәбәрен подпискадан төшереп калдыруны фильтрлау;
  • яңартылган дизайнер интерфейсы.

Дәүләт заказы агентлыгы функционалны яхшыртуга караган һәр тәкъдим-фикерне кабул итәргә шат. Тәкъдимнәрегезне юллагыз: smb.support@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International