ТР Икътисад министрлыгы вәкиле хезмәт мигрантларын социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыручы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның субсидия алуга гаризаларын карау комиссиясе утырышында катнашты

2016 елның 5 августы, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында 2016 елның 4 августында Хезмәт мигрантларын социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыручы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның (СЮКБО) субсидия алуга гаризаларын карау комиссиясе утырышы уздырылды.

Субсидияләр СЮКБОларга Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан хезмәт мигрантлары өчен башлангыч ориентацион курсларны оештыруга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарын финанс ягыннан тәэмин итүгә бирелә, шул исәптән чит ил гражданнарының әлеге категориясе арасында санитар-агарту курсларын планлы рәвештә алып баруга, йогышлы авыруларны кисәтү ягыннан белем дәрәҗәләрен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар оештыруга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International