Россия Премьер-министры Д.А.Медведев тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт һәм муниципаль контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан юридик затлар һәм шәхси эшкуарларга карата планлы тикшерүләр уздыруның еллык планын әзерләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 19 июленә 691нче карары имзаланды.
Карарга ярашлы рәвештә, 1 августта эшкуарларга аларның кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булу статусын раслаучы документларны күрсәтергә кирәк булмаячак. Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль органнары әлеге мәгълүматларны еллык планлы тикшерүләрне эшләгәндә ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрыннан соратып алачак. Ресстр агымдагы елның 1 августыннан Федераль салым хезмәте сайтында эшли башлады: (https://rmsp.nalog.ru).