Икътисадый үсеш министрлыгы капитал салуларга ярдәм итү һәм аларны саклау сораулары буенча килешү төзү ысулларын үзгәртә

2016 елның 5 августы, җомга

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм чит ил дәүләтләре хөкүмәтләре, аларның берләшмәләре яисә халыкара шартнамәләр төзергә хокукы булган халыкара оешмалар яки башка бергәлекләр арасында капитал салуларга ярдәм итү һәм аларны саклау сораулары буенча килешүләр төзү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты эшләнде. Карар проекты капитал салуларга ярдәм итү һәм аларны саклау сораулары буенча килешү төзү ысулларын үзгәртүгә юнәлдерелгән.

Хәзер килешүләр буенча сөйләшүләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2001 елның 9 июнендәге 456нчы карары белән хупланган типлаштырылган килешү нигезендә алып барыла.

Карар проекты тексты буенча тәкъдимнәр һәм аңлатмалар Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Сәүдә сөйләшүләре департаментына юллана ала: ippa2016@economy.gov.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International