Икътисад тармакларында хуҗалык итүче субъектлар арасында көндәшлекне үстерү өчен шартлар тудыру буенча хакимиятнең башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары арасындагы эшчәнлекнең бердәм һәм системалы ысулларын билгеләү максатында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты арасында Казан шәһәре территориясендә Көндәшлекне үстерү стандартын кертү буенча хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды.
Исегезгә төшерик, Стандарт төбәк товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарында көндәшлекне үстерү, төбәк хакимияте органнары эшчәнлегенең үтә күренмәлелеген арттыру, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын яклау өчен стимуллар булдыру һәм административ киртәләрне юкка чыгару өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.