Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитетында «2017 елга һәм 2018, 2019 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты каралды

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе булып «2017 елга һәм 2018, 2019 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» законы проектын тикшерү торды.

Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин 2017-2019 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразының төп күрсәткечләрен тәкъдим итте. Үз докладында ул Россия икътисадына уртача вакыт перспективасында геосәяси киеренкелек, санкцияләр шартларында сакланып килгән билгесезлеккә һәм нефтькә карата яңа бәяләргә җайлашырга кирәк булачагын билгеләп үтте.

2017-2019 елларда икътисад үсеше103,1-104,2% дәрәҗәсендә булыр, дип фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International