«Сколково» фонды Стартап-тур проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2017 ел өчен яшь эшкуарларның төп шәһәрен сайлый.
Иң күп тавыш җыйган шәһәргә «Стартап башкала» исеме бирелә, һәм ул кайбер өстенлекләргә ия була.
Стартап башкаланың барлык конкурсантлары үз проектлары питчы өчен өстәмә 60 секундка ия булалар һәм Startup Village чарасына чакыру алалар. Соңгысы үз чиратында технологик идеяләрне тикшерү, яшь эшкуарларның новаторлык потенциалын ачу максатларында эшкуарлар, инноваторлар, хакимият вәкилләре, инвесторлар, тикшеренүчеләр, студентлар өчен уникаль очрашу мәйданчыгы булып тора.
Стартап башкала статусы өчен тавыш бирү проект сайтында инде башланды, һәм ул 2016 елның 20 октябренә кадәр бара. Тавыш бирү нәтиҗәләре агымдагы елның 26 октябрендә «Ачык инновацияләр» форумы кысаларында игълан ителәчәк.