2016 елның 10 октябреннән 10 ноябренә кадәр Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) төбәкләрдән 2017 елда форсайт-флотлар үткәрү хокукын алуга гаризалар кабул итә. Конкурста эшчәнлекләре үз төбәкләренең социаль-икътисадый үсеше сорауларын хәл итүгә юнәлдерелгән 5ләп проект командасы җиңүче итеп табыла алачак.
Җиңүчеләр 2017 елның Форсайт-навигациясе кысаларында аерым чаралар (форсайт-флотлар) үткәрүгә, фирма стилен куллануга хокук, СИА тарафыннан мәгълүмати, методик һәм оештыру ярдәмен (шул исәптән экспертлар һәм модераторларны да җәлеп итеп) алачаклар.
Сайлап алуның беренче этабын уңышлы үткән командалар өчен проект сессиясе СИАның «Точка кипения» мәйданчыгында ноябрь ахырында уздырылачак. Конкурсның җиңүчеләре asi.ru сайтында 2016 елның 1 декабренә кадәр игълан ителәчәк.
Үз заявкаларында командалар «Форсайт-флот»ны әзерләү һәм үткәрү проектларын тәкъдим итәргә тиеш булалар.