2016 елның 20-21 октябре көннәрендә Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте, Ульяновск өлкәсе Корпоратив университеты белән берлектә, «Технологик таләпләр һәм идарә карарлары» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрә.
Конференция барышында пленар утырыш, тематик секцияләр утырышлары, түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла. Әлеге чараларда катнашучылар технологик эшкуарлык өлкәсендә үз эшләнмәләрен тәкъдим итә һәм көнүзәк проблемаларны тикшерә алачак.
Конференция нәтиҗәләре буенча конференция материаллары җыентыгы әзерләнәчәк.
Катнашучыларны теркәү түбәндәге ысуллар белән башкарыла: электрон почта: kurakina@ku.ulgov.ru, телефон: (8422) 41-68-71, 41-68-77, +7 917 630 65 75 яисә сайт: http://ku.ulgov.ru/feedback/step2/?type=tehnology.