Казанда дәүләт хакимияте органнары һәм коммерциячел булмаган оешмалар арасында үзара эш итү сорауларына багышланган түгәрәк өстәл үтте

2016 елның 14 октябре, җомга

Агымдагы елның 13 октябрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы дәүләт хакимияте органнары һәм коммерциячел булмаган оешмалар арасында үзара эш итү сорауларына багышланган түгәрәк өстәл үткәрде.

Түгәрәк өстәл Мәскәү кунаклары – РФАнең Системалы анализ институты һәм РФАнең Социология институты социология фәннәре докторлары  Владимир Якимец һәм Лариса Никовскаяның Татарстанга визиты кысаларында оештырылды.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин дәүләт хакимияте органнары һәм гражданлык җәмгыятенең коммерциячел булмаган оешмалар кебек мөһим институты арасында үзара эш итүнең төп нокталарын билгеләде.

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республикада кулланыла торган төп формалар һәм методлар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International