2016 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Моношәһәрләр» өстенлекле юнәлеше буенча видеоконференция форматында киңәшмә үтте. Әлеге чара «Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Тышкы икътисад банкы)» дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары, «Моношәһәрләрне комплекслы үстерү» программасы җитәкчесе И.В.Макиева рәислегендә узды.
Киңәшмәдә «Моношәһәрләрне комплекслы үстерү» программасы кысаларында моношәһәрләрне үстерү максатлары билгеләнде, һәм шулай ук 2017-2018 еллар чорында аларга ирешүнең ысуллары һәм формалары тикшерелде.
Татарстан Республикасыннан видеоконференциядә ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, ТР Икътисад министрлыгының муниципаль берәмлекләрне үстерү бүлеге башлыгы Эльвира Сәгыйтова, һәм шулай ук республика моношәһәрләре башлыклары һәм моноюнәлешле берәмлекләрнең башка вәкилләре катнашты.