Россия Федерациясе Дәүләт Думасынының пленар утырышында «Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210нчы Федераль законның 7 маддәсенә үзгәрешләр кертүне күз уңында тоткан закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Закон проекты тарафыннан шәхси саклаудагы документлар исемлеген кыскарту тәкъдим ителә. Әлеге үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, 2018 елның 1 гыйнварыннан исемлектән гражданлык торышы актларының дәүләт теркәве турындагы таныклыкны һәм 2020 елның 1 гыйнварыннан белем, гыйльми дәрәҗәләр һәм гыйльми исемнәр турындагы кайбер документларны сызу карала. Әлеге документлар алга таба дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә хакимият органнары тарафыннан ведомствоара электрон эш итү системасы аша соратып алыначак.