2017 елның февралендә Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) социаль-икътисадый үсеш буенча иң яхшы төбәк тәҗрибәләре тупланган онлайн-китапханә тәкъдим итәчәк. «Дөрес карарлар кибете» дип аталган мәгълүмат ресурсына хакимиятнең федераль органнары хезмәткәрләре, төбәк идарә командалары һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре керә алачак.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе булып «2017 елга һәм 2018, 2019 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» законы проектын тикшерү торды.
2016 елның 10 октябреннән 10 ноябренә кадәр Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) төбәкләрдән 2017 елда форсайт-флотлар үткәрү хокукын алуга гаризалар кабул итә. Конкурста эшчәнлекләре үз төбәкләренең социаль-икътисадый үсеше сорауларын хәл итүгә юнәлдерелгән 5ләп проект командасы җиңүче итеп табыла алачак.
«Сколково» фонды Стартап-тур проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2017 ел өчен яшь эшкуарларның төп шәһәрен сайлый.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруның башлангыч йомгаклары турында сөйләделәр. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Стратегик эшләнмәләр үзәге» фонды советы рәисе Алексей Кудрин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Югары икътисад мәктәбе ректоры Ярослав Кузьминов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Сессияне ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Татарстан-2030» стратегиясен эшләүнең ике елы эчендә 3,5 мең кеше катнашында 130 чара уздырылган. Төрле хакимият органнары, мәгариф һәм иҗтимагый оешмалар, аналитик үзәкләр, предприятиеләр актив катнашкан.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университеты (ЮИМ) ректоры Ярослав Кузьминов лекциясе уздырылды, темасы «Уртача срокка һәм озак срокка перспективада Россияне үстерү ресурсы буларак, кеше капиталы». Лекциядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчелеге катнашты.
2016 елның 20-21 октябре көннәрендә Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте, Ульяновск өлкәсе Корпоратив университеты белән берлектә, «Технологик таләпләр һәм идарә карарлары» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрә.
2016 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Моношәһәрләр» өстенлекле юнәлеше буенча видеоконференция форматында киңәшмә үтте. Әлеге чара «Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Тышкы икътисад банкы)» дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары, «Моношәһәрләрне комплекслы үстерү» программасы җитәкчесе И.В.Макиева рәислегендә узды.
Икътисад тармакларында хуҗалык итүче субъектлар арасында көндәшлекне үстерү өчен шартлар тудыру буенча хакимиятнең башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары арасындагы эшчәнлекнең бердәм һәм системалы ысулларын билгеләү максатында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты арасында Казан шәһәре территориясендә Көндәшлекне үстерү стандартын кертү буенча хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды.
Агымдагы елның 13 октябрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы дәүләт хакимияте органнары һәм коммерциячел булмаган оешмалар арасында үзара эш итү сорауларына багышланган түгәрәк өстәл үткәрде.
Түгәрәк өстәл Мәскәү кунаклары – РФАнең Системалы анализ институты һәм РФАнең Социология институты социология фәннәре докторлары Владимир Якимец һәм Лариса Никовскаяның Татарстанга визиты кысаларында оештырылды.