Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының «Минем документларым»ның (КФҮ) барлык офисларында МКЯЧ (мәгълүматны криптографик яклау чарасы) җиһазландырылган цифрлы тахограф өчен машина йөртүче картасы» бирү буенча яңа хезмәт күрсәтү мөмкин.
Шәхси картаны автотранспорт хуҗалары - балигълык яшендәге физик затлар ясата ала. Машина йөртүче картасын ясауны сорап язган гаризаларны тапшыру һәм әзер карталарны алу өчен КФҮнең республиканың һәр муниципаль районында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә эшләп килүче 50 филиалының теләсә кайсысына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Картаны ясау бәясе - 2500 сум.
КФҮ эше турында тулырак мәгълүматны, белешмә өчен телефон номерларын һәм филиалларның эш режимнарын, һәм шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр турындагы хәбәрне КФҮ Порталыннан алырга була: https://uslugi.tatarstan.ru/mfc.