24 - 26 октябрь көннәрендә Моношәһәрләрне үстерү фонды моноюнәлешле берәмлек башлыклары өчен «Менеджментның заманча технологияләре һәм аларны «Моношәһәрләр» милли өстенлекне гамәлгә ашырганда куллану» дип аталган белем бирү семинары оештырды.
Семинарда катнашучылар «Моношәһәрләрне комплекслы үстерү» программасын тормышка ашыру, һәм шулай ук проектлы идарәгә уртак якын килү ысуллары, линия менеджерларының администрацияләр белән үзара эш итүләре һәм төбәк, муниципаль дәрәҗәләрдә проектлы офислар төзү, шәһәр мохитенең сыйфатын яхшырту сорауларын тикшерделәр.
Саклык банкы Идарәсе рәисе, президенты Герман Грефның чыгышы зур кызыксыну уятты, ул яңа технологик трендлар һәм нәтиҗәле менеджмент модельләре турында сөйләде.
26 октябрь көнне семинарда Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашты. Ул моношәһәрләрне комплекслы үстерү программасы Хөкүмәт эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип басым ясады.
Татарстан Республикасыннан әлеге чарада республика моношәһәрләре башлыклары катнашты.