Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре ГТО комплексы нормаларын уңышлы үтәделәр

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Агымдагы елның 29 октябрендә Татарстан  Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре «Готов к труду и обороне» (ГТО) комплексы нормативларын тапшыруда катнаштылар. Чара Казанның  «Хезмәт резервлары» тренировкалар стадионында оештырылган иде. 

Дәүләт хезмәткәрләре ГТО комплексы сынауларының барысын да үттеләр, атап әйткәндә, озынлыкка сикерү, бөгелү, тартылу, 100, 2000 һәм 3000 метрларга йөгерү һ.б.лар. 

Күнегүләрнең үтәлешен Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе укытучыларыннан торган хөкемдарлар составы күзәтте һәм беркетмәгә терки барды.

Исегезгә төшерик, Россиядә бердәм ГТО декадасы 15 майда старт алган иде. Аннан алдарак Россия Президенты Владимир Путин «Готов к труду и обороне» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын 2014 елның 1 сентябреннән 12 пилот төбәктә, шул исәптән Татарстан Республикасында да кертү турындагы указны имзалаган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International