Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының Кадрлар комитетының чираттагы утырышы 28 октябрь көнне «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ бинасында үтте.
Утырышта Татарстан Республикасында сәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итү буенча төбәк стандартының төп нигезләмәләре, аларны гамәлгә кертү планы проекты, Кама кластеры Кадрлар комитетының яңа бурычларын формалаштыру сораулары каралды.
Моннан тыш, «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацияле-җитештерү үзәген төзү концепциясен гамәлгә ашыру перспективалары Кама кластерының 11 иң яхшы Россия кластерлары арасына кертелүен исәпкә алып тикшерелде. Алга таба дәүләттән төрле ярдәм чаралары алу буенча булышу тәэмин ителәчәк.