ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2016 ел
җомга

Россия Федерациясе Дәүләт Думасынының пленар утырышында «Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210нчы Федераль законның 7 маддәсенә үзгәрешләр кертүне күз уңында тоткан закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

 

Исегезгә төшерәбез, Федераль салым хезмәте кызыксынган хакимият органнарына, һәм шулай ук юридик һәм физик затларга Россия Федерациясе территориясендә теркәлү үткән һәм  дәүләт реестрында алар турында белешмә булган барлык юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар турындагы мәгълүматны электрон формада бирә.

 

Агымдагы елның 14 октябрендә Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның (алга таба – СЮКБО) республика үзәгендә  Социаль  юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга бушлай нигездә мөлкәти ярдәм күрсәтү буенча конкурс комиссиясе (алга таба – Конкурс) утырышы уздырылды. Мөлкәти ярдәм ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 февралендәге 99нчы карары нигезендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан күрсәтелә. 

Агымдагы елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында эш бирүчеләрнең  чит ил эшче көчләренә ихтыяҗлары турындагы тәкъдимнәрен карау һәм Татарстан Республикасы өчен расланган квота кысаларында аларны яңадан бүлү буенча эшче төркем утырышы уздырылды. Утырышны Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова алып барды.

 

2016 елның 13 октябрендә Россия Икътисадый үсеш  министрлыгында «Инновацияле кластерларны – дөнья дәрәҗәсендәге инвестицион җәлеп итүчәнлек лидерларын үстерү» өстенлекле проектында катнашучылар – инновацияле кластерлар исемлегенә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерын кертү буенча Татарстан Республикасы гаризасын яклау узды.

 

2016 елның 14 октәберендә сәгать 14.00 Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Московская урамы, 55 йорт адресы буенча НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» (алга таба - Фонд) конференц-залында  Фондның акчалата чараларын депозитка салу бәйгесе буенча конвертлар ачу уздырылды.

 

«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 44-ФЗ номерлы Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» (44-ФЗ номерлы Закон)  федераль закон проекты текстына карата бәйсез антикоррупцион экспертиза һәм гавами тикшерүләр уздырыла.

 


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион совет президиумы утырышын уздырды.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның  сентябреннән «Минем документларым» челтәренең Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә урнашкан 5 махсуслаштырылган офисы эшкуарлар өчен («Бизнес өчен КФҮ»)  эшли.  

 

Гаризаларны кабул итү 17 октябрьгә кадәр алып барыла. 17 октябрьдән соң килгән гаризалар киләсе елда үткәреләчәк конкурска калдырыла.

«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацияле идея» конкурсы инде 12 нче мәртәбә үткәрелә. Конкурста җиңүчеләр 25 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр акчалата премия һәм үз проектларын үстерүгә финанслар белән бүләкләнәләр. Җиңүчеләр  8 номинация буенча билгеләнә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International