Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2016 елның 30 сентябрендәге 620нче боерыгы белән юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны тикшерүне үткәрү турында контроль-күзәтчелек органы күрсәтмәсенең (боерыгының) типлаштырылган формасы актуальләштерелде.
Әлеге боерык Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2009 елның 30 апрелендәге 141нче боерыгы белән расланган Юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны тикшерүне үткәрү турында дәүләт контроль-күзәтчелек органы, муниципаль контроль органы күрсәтмәсенең (боерыгының) типлаштырылган формасын «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне үткәргәндә юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында»гы Федераль законга кертелгән төзәтмәләргә туры китерү максатыннан чыгарылды.
Боерык 2017 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.