Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин Түбән Камада Эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү үзәген ачтылар.
«Бөтен дөньяда үзенең эре сәнәгать предприятиеләре белән танылган Түбән Кама кебек шәһәрдә, аны әйдәп баручы Европа илләре дәрәҗәсенә җиткерү максатында, кече һәм урта бизнесны системалы үстерү бурычы белән шөгыльләнү дөрес һәс кыю адым», - дип, үз фикере белән уртаклашты Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Үзәк ачылышы вакыйгасын шәрехләп һәм яңа учреждение эшен оештыруны һәм андагы шартларны югары бәяләп.
Түбән Камада Эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү үзәге ачылышы эшкуарлык климатын яхшырту юнәлешендә мөһим һәм бик кирәкле адым ясалуын аңлата, дип билгеләп үтте үз чиратында Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин.
Эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү үзәгендә Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы эшкуарларына хезмәт күрсәтеләчәк.
Үзәк түбәндәге адрес буенча иртәнге 8 дән кичке 17 сәгатькә кадәр эшли: Түбән Кама, КФҮ, Школьный бульвар, 2а. Эшкуарлыкка ярдәм итүгә бәйле сораулар белән белгечләргә түбәндәге телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин: 8-800-700-23-24.