КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Муниципаль берәмлекләрнең үсешен стратегик планлаштыру» программасы буенча укулар үтте

2016 елның 28 октябре, җомга

Казан (Идел буе) федераль университетының  Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә 2016 елның 26-28 октябре көннәрендә  

Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының икътисадый хезмәтләре җитәкчеләре өчен «Муниципаль берәмлекләрнең үсешен стратегик планлаштыру» программасы буенча укулар оештырылды.

Икътисадый хезмәт җитәкчеләрен Казан (Идел буе) федераль университеты, ТР Икътисад министрлыгы, Икътисадый һәм социаль эзләнүләр үзәге һәм Муниципаль берәмлекләр советы вәкилләре  квалификация күтәрү программасы буенча укыттылар.

Укулар йомгаклары буенча бүген Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының икътисадый хезмәтләре җитәкчеләре тарафыннан агломерацияләр кысаларында  әзерләнгән стратегик драйверлар проектлары буенча яклаулар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International