ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта  эшкуарлыгының экспорт юнәлешле предприятиеләрен Төркия Республикасына бизнес-миссиядә (алга таба - Миссия) катнашырга чакыра. Чара  2016 елның декабрь урталарына планлаштырылган.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең АКШтагы эш сәфәре кысаларында Америка төрки-татар Ассоциациясе җитәкчелеге һәм активистлары белән  очрашты.

 

2016 елның 9-11 ноябре көннәрендә  Америка Кушма Штатларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең эш визиты үтә.

 

«ИННОСИБ-2016» VI Халыкара социаль эшкуарлар һәм  инвесторлар форумы Омскида 2016 елның 17 ноябрендә узачак.

 

Татарстан Республикасында  «Син – эшкуар»  федераль программасы эшләп китте. Аның төп бурычы - эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү  юлы аша кече һәм урта эшкуарлык сферасында яшьләрнең активлыгын арттыруга этәргеч бирү.

 


9
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ тарафыннан бизнесны төзү һәм алып бару тәҗрибәсен анализлау нигезендә түбәндәге юнәлешләр буенча КУЭ субъектлары бизнес-проектларын гамәлгә ашырганда туа торган 3 типлаштырылган проблемалы ситуация һәм алардан чыгуның юридик механизмнары тасвирламалары (кейслары) эшләнде.

 

Татарстанның нефть-газ-химия комплексында җитештерү күләме, тулаем Россиядәге кебек, былтыргы дәрәҗәдә сакланган. Быел 9 айда 834,5 млрд сумлык продукция төяп озатылган.

Бу хакта бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директорлар советы утырышында комплексның 2016 елның гыйнвар-сентябрьдәге эшчәнлеген анализлаган әлеге компаниянең генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткәрелде.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Интер РАО» ГАҖ идарәсе рәисе Борис Ковальчук Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашу кысаларында энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Сергеев, республиканың кайбер энергетика предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

 

Бүген Халыкара валюта фондының Россиядәге даими вәкиле Габриэль Ди Белла белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Анда шулай ук ТР икътисад министры Артем Здунов, Россия Банкы Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – ТР буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.

 

Россия Федерациясе  Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт башлыгы  Григорий Ивлиев якындагы ике елга Евразия патент оешмасы (ЕАПО) Административ советы рәисе итеп сайланды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International