Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләче» сәнәгать паркында булды

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы  Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районының 25 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашу максатында әлеге районга эш сәфәре белән чыкты. Бүген ул эш сәфәре кысаларында «Теләче» сәнәгать паркында булды һәм резидент компанияләрнең эшчәнлеге белән танышты. Татарстан Республикасы Президенты белән бергә әлеге сәфәрдә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм башка рәсми затлар булды.

Президент шулай ук Олы Тиләҗе авылына барды һәм яңа башлангыч мәктәпне ачу тантанасында катнашты, Үзәк поселогында 200 кешегә исәпләнгән яңа мәдәният йортының тантаналы ачылышы да Президент катнашлыгында узды.

Теләче районының 25 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы Теләче авылы Мәдәният йортында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International