Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтәгә ирешү максатларында, 2013 елдан башлап, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы белән төзелгән «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына даими мониторинг үткәрелә.
Бүген гражданнар gosuslugi.ru Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәтләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта федераль порталга шәхси мәгълүматларны ышанычлы саклау таләп ителгән хезмәтләр сорап гариза тапшырганда, үзеңнең исәпкә куелуың турында язманы расларга кирәк. Исәпкә куелу язмаңны раслау өчен, республика гражданнары «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муницпаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ» ДБУ филиалларына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әлеге филиаллар һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында бар. Үзегез белән шәхесне таныклаучы документ һәм СНИЛС булуы шарт.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2016 елның 28 октябрендәге 3836нчы Боерыгына ярашлы рәвештә, «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы индустриаль (сәнәгать) паркларга һәм индустриаль (сәнәгать) паркларның идарәче компанияләренә карата куелган таләпләргә туры килүче индустриаль (сәнәгать) парклар һәм индустриаль (сәнәгать) паркларның идарәче компанияләре реестрына кертелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШ на эш сәфәре кысаларында 500 Startups бизнес-инкубаторы җитәкчелеге белән очрашты. Эшкуар Дэйв Макклюр нигез салган 500 Startups бизнес-инкубаторы - халыкара венчур фондлары арасында иң атаклыларының бересе. Компаниядә илнең 20 илендә 150 кеше эшли.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов өч көнлек (2016 елның 9-11 ноябре) эш сәфәре белән Америка Кушма Штатларында вакытта Калифорниянең Кремний үзәнендәге Google – Googleplex компаниясе кампусында компания җитәкчелеге белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШка эш сәфәре кысаларында Advenira Enterprises, Inc. компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Саннивэйл шәһәрендә (Калифорния) компания офисында узды.
Бүгенгә Advenira Enterprises компаниясенең сыеклыклардан нәзек пленкалы нанокомпозит япмалар кертү өчен югары технологиясе бар.
2016 елның 1 ноябреннән Биржа мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды (ДТФ) объектларында төзелеш (субподряд) эшләрен башкару максатында сатып алуларда катнашу өчен алдан сайлап алу процедурасын үтү мөмкинлеге ачылды.
Кадерле коллегалар!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез - Икътисадчылар көне белән котлыйм!
«Гражданнарга Ерак Көнчыгыш федераль округы составына кергән Россия Федерациясе субъектлары территорияләрендә урнашкан һәм дәүләт һәм муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен бирү үзенчәлекләре турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2016 елның 1 маендагы 119-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы рәвештә, Россия Федерациясенең һәр гражданины Ерак Көнчыгышта 1 гектар мәйданлы җир кишәрлеген бушлай алу хокукына ия.
2016-2017 елларда Коррупциягә каршы торуның милли планына ярашлы рәвештә, агымдагы елның 9 ноябрендә Казанда, «Корстон» Кунакханә-сәүдә һәм күңел ачу комплексында Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы торуның көнүзәк сорауларына багышланган фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы уздырылды.