Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

2016 елның  24 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг»ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Татарстан Республикасында наноөстәмәләр – фуллереннар ярдәмендә ясалган продукцияне эшләп чыгару һәм сынау буенча пилот мәйданчык төзелергә мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов әлеге сорауны «ТАИФ», «Татнефть» компанияләре, төзелеш комплексы һәм юл тармагы, КФУ һәм КМТТУ-КХТИ вәкилләре катнашлыгында тикшерүне оештырырга күрсәтмә бирде.

Утырышта халык хуҗалыгының үз сегментында шулай ук  «алгарышлы» характерга ия башка тәкъдимнәр дә каралды. «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышы эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International