Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион совет утырышы үтте. Утырышта хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Марат Гафаров рәислек итте. Утырышта «Финанс-икътисад торышы һәм хезмәт хакларын, пенсия, медицина һәм социаль иминият фондларына мәҗбүри түләмнәрне түләүдәге бурычларны каплау буенча оешмалар тарафыннан күрелә торган чаралар турында» сорау тикшерелде.
Тикшерү йомгаклары буенча Координацион совет тарафыннан кайбер предприятиеләрне агымдагы түләүләрнең үтәлешен Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм ведомствоара территориаль комиссияләр контролендә калдырырга дигән карар кабул ителде.