Артём Здунов журналистларны кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә багышланган иң яхшы эшләре өчен бүләкләде

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсешенә багышланган журналист эшләре һәм медиа-проектлар буенча VII Республика конкурсында җиңүчеләрне котлады. Бүләкләү тантаналы шартларда 2016 елның  23 ноябрендә Ramada Kazan City Centerда үтте. 

Һәр номинация буенча җиңүчеләрнең исемлеген тәкъдим итәбез:

  • «Уңай эшкуарлык климаты» - Дмитрий Смирнов («Эксперт» журналы);
  • «Татарстанда эшләнгән» - Карина Кәримова («Деловой квартал» журналы);
  • «Бизнес өчен КФҮ» - Ирина Демина («Республика Татарстан» газетасы);
  • «Сәнәгый эволюция» - Ринат Бакиров («Эхо Москвы» радиосы);
  • «Сәнәгать мәйданчыклары резидентлары» - Илдар Әюпов (РБК интернет-басмасы);
  • «Тагын да булдыклырак» - Айрат Сөнгатуллин (TatCenter.ru интернет-басмасы);
  • «Алгарышлы ачышлар» - Ольга Любимова («Аргументы и факты» газетасы);
  • «Үсеш нокталары» - «Зеленодольская правда» газетасы редакциясе;
  • «Үсеш нокталары» - «Әлмәт таңнары» газетасы редакциясе;
  • «Үсеш нокталары» - Лилия Хәсәнова («Татар-Информ» МА);
  • «Файдалы контракт» - «Реальное время» интернет-газетасы редакциясе;
  • «Хәләл-индустрия» - Ләйсирә Фазлыева («ТНВ»да «Нәсыйхәт» телетапшыруы).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International