«Сколково» Мәскәү идарә мәктәбендә 2016 елның 24 ноябрендә Бөтенроссия социаль эшкуарлар слёты үтте. Чарада социаль юнәлешле бизнес һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре, экспертлар, хакимият органнары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.
Слёт кысаларында социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга (СЮ КБО) күрсәтелә торган финанс һәм башка ресурслар ярдәменең иң актуаль сорауларына багышланган 10 түгәрәк өстәл оешырылды.
Берүк вакытта Казанда түгәрәк өстәлнең төбәк мәйданчыгы эшләде. Төбәк түгәрәк өстәлендә ТР Икътисад министрлыгының икътисад һәм социаль өлкә тармаклары үсеше бүлеге башлыгы Зөлфия Мөхәммәдьярова катнашты.