ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2016 елның 1 ноябрендәге 2326-р номерлы күрсәтмәсе белән, башкарма хакимиятнең федераль органнары карамагында булган һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен таләп ителгән документлар һәм белешмәләр исемлеге расланды.

 


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Россия экспорт үзәге агымдагы елның  8 ноябрендә  «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумы кысаларында Плеханов ис. РИУ белән мәгариф өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек итү турында килешү имзалады.

 

Бүген, 8 ноябрь көнне,  Казан шәһәрендәге  «Пирамида» Мәдәни-күңел ачу комплексында «Россиянең яшь эшкуары-2016» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрнең исемнәре аталды.

2016 ел башыннан бирле «Химград» Технополисы резидентлары 19,2 млрд сумлык продукция җитештергәннәр, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда  22%ка күбрәк. Күләмнәрнең шактыйга артуы шул исәптән  нанотехнологик продукция җитештерү хисабына да башкарылган. 2016 елның өч кварталы йомгаклары буенча «Химград» резидентлары тарафыннан 3,2 млрд сумлык нанотехнологик продукция төяп-озатылган, бу 2015 елның өч кварталы нәтиҗәләре белән чагыштырганда 24%ка күбрәк.

 


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясенең Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге  Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле субъектларын 2016 елның 5-9 декабре көннәрендә Мәскәү шәһәрендәге «Экспоүзәк» үзәк күргәзмәләр комплексында уздырылачак «Сәламәтлек саклау-2016» 26нчы халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыра.

 

Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зона территориясендә «АйДжиЭс Агро» һәм «Август-Алабуга» исемле ике яңа завод төзелешен тантаналы башлау чарасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, "Алабуга" СҖТ МИЗ" АҖ Тимур Шаһивәлиев, республика министрлыклары һәм ведомтсволары вәкилләре катнашты.

 

Бүген «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышында «Алабуга» махсус икътисадый зонасының 4 яңа резидент компаниясенең проектлары расланды, утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сум тәшкил итә.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасына эш сәфәре белән килде.

 

Агымдагы елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе  Федераль Җыенының  Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары  белән очрашты.

 

2016 елның 3 ноябрендә  бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 22нче утырышы уздырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International