2017 елның 1 февраленнән КФҮләр Россия Федерациясе гражданины паспортын бирә башлаячаклар

2016 елның 25 ноябре, җомга

Бу турыдагы «Россия Федерациясе гражданины паспорты турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 18 ноябрендәге 1214 номерлы карары  илебез Премьер-министры Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланды.

Әлеге документта  Россия территориясендә гражданинның шәхесен таныклаучы Россия Федерациясе гражданины паспортын бирү һәм алыштыру буенча хезмәт күрсәтүләр 2017 елның 1 февраленнән барлык КФҮләр өчен мәҗбүри булачагы һәм әзер паспортларның аларны ясауга гариза тапшырылган КФҮтә биреләчәге күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International